Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда тәүлек эчендә 17 мең тонна кар чыгарылган

Казанда тәүлек эчендә 17 мең тонна кар чыгарылган

https://tnv.ru

15 Январь 2026, 10:25

33

0

Казанда тәүлек эчендә 17 мең тонна кар чыгарылган
ТР башкаласында узган тәүлектә урам-юл челтәрен чистартуда 774 берәмлек техника һәм 647 юл эшчесе катнашкан. Кар эретү пунктларына 17,1 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 100 тонна бозга каршы материал кулланылган: шуларның 24 тоннасы — реагент, 76 тоннасы — ком-тоз катнашмасы.

Кышкы сезон башыннан бирле Казан урамнарыннан 370,4 мең тонна кар чыгарылган. Ә бозга каршы материалларның гомуми күләме 30,9 мең тонна тәшкил иткән.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар