https://tnv.ru
21 Январь 2026, 14:13
3
0

22 гыйнварда 10:00 сәгатьтә «Аракчино — Югары Ослан» сезонлы боз кичүе ачыла. Ачу көнендә ГИМС МЧС инспекторлары боз калынлыгын һәм барлык кирәкле документларны тикшерәчәк, шуннан соң хәрәкәткә рәсми старт биреләчәк.
Боз кичүе — ун эш түгел, ә рәсми автомобиль юлы. Монда кагыйдәләр гадәти трассага караганда да катгыйрак, аларны бозу — тормыш өчен куркыныч.
Бозга керер алдыннан иминлек каешларын ычкындырырга һәм автомобильнең барлык ишекләрен аз гына ачып куярга кирәк. Бу боз тотмый башласа, тиз арада эвакуацияләнү өчен мәҗбүри кагыйдә.
Йөртүче йөк күтәрүчәнлек чикләвен, күрсәтелгән чиратны (үткәрү тәртибен) һәм барлык кисәтүләрне төгәл үтәргә тиеш.
Боз өстендә туктарга ярамый. Тигез, кискен маневрларсыз һәм тизлекне арттырмыйча хәрәкәт итәргә, максималь ара сакларга кирәк.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0