https://tnv.ru
21 Январь 2026, 15:56
21
0

Узган тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан кар эретү пунктларына 10 мең тоннадан артык кар илтеп тапшырылган. Шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруга 671 берәмлек махсус техника һәм 641 эшче җәлеп ителгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 886 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган: 355 тонна реагент һәм 531 тонна ком-тоз катнашмасы.
Кышкы чор башыннан Казан урамнарыннан кар эретү станцияләренә 430 тоннадан артык кар тапшырылган. Бозлавыкка каршы материалларның гомуми күләме 33,3 мең тонна тәшкил иткән.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0