https://tnv.ru
21 Январь 2026, 16:11
0
0

Татарстан башкаласының Җиңү проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Әлеге күренеш чокыр казу җайланмаларын урнаштыру һәм газүткәргеч сузу эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
2026 елның 26 һәм 27 гыйнварында 09:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр техниканы урнаштыру өчен юлның, Аграр урамына таба транспорт хәрәкәте юнәлешендә, 159 нчы номерлы бина янында машиналар йөри торган өлеше ябык булачак.
Шулай ук эшләр башкару өчен Җиңү проспектында 159 нчы номерлы бина янындагы юлда транспорт хәрәкәте озак вакытка – 26 гыйнвар көнне 9:00 сәгатьтән 12 март 17:00 сәгатькә кадәр өлешчә чикләнә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0