https://tnv.ru
28 Январь 2026, 16:28
29
0

Узган тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан 6,8 мең тонна кар чыгарылган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы 1,4 мең тонна материал: 522 тонна реагент һәм 975 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган тәүлектә юлларны җыештыру эшенә 580 берәмлек махсус техника һәм 625 юл эшчесе җәлеп ителгән.
Кыш башыннан шәһәр хезмәтләре Казан урамнарыннан кар эретү пунктларына 469,5 мең тонна кар тапшырган, бозлавыкка каршы 36,6 мең тонна материал кулланган.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0