Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә шәһәрдә 16 мм явым-төшем теркәлгән

Узган тәүлектә шәһәрдә 16 мм явым-төшем теркәлгән

https://tnv.ru

30 Январь 2026, 10:33

9

0

Узган тәүлектә шәһәрдә 16 мм явым-төшем теркәлгән
Казанда аномаль кар яву дәвам итә. Узган тәүлектә шәһәрдә 16 мм явым-төшем теркәлгән. Казан урамнарыннан 15,5 мең тонна кар чыгарылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 1,5 мең тонна материал сарыф ителгән: шул исәптән 560 тонна реагент һәм 1 016 тонна ком-тоз катнашмасы. Кар чистартуга 964 берәмлек техника һәм 683 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Бүген көндез юлларны җыештыруга 505 берәмлек техника һәм 578 юл эшчесе чыгачак.

Кышкы сезон башыннан бирле шәһәр урамнарыннан 495,7 мең тонна кар чыгарылган, 39,7 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар