Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 3, 5 һәм 5а номерлы трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатылган

Казанда 3, 5 һәм 5а номерлы трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатылган

https://tnv.ru

05 Февраль 2026, 10:59

Бүген Казанда кайбер трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге күренеш суүткәргеч челтәрләрдә торба тишелеп су агу очрагын җайга салу эшләре белән бәйле, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында. 

5 февраль 21:00 сәгатьтән 6 февраль 6:00 сәгатькә кадәр 3, 5 һәм 5а номерлы трамвайлар хәрәкәте туктатыла.

Шәһәр халкыннан, юл вәзгыятен исәпкә алып, сәфәрләрне алдан планлаштырулары сорала.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар