Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда узган тәүлектә 32,8 мең тонна кар чыгарыла

Казанда узган тәүлектә 32,8 мең тонна кар чыгарыла

https://tnv.ru

12 Февраль 2026, 12:28

15

0

Казанда узган тәүлектә 32,8 мең тонна кар чыгарыла

Казанда узган тәүлектә юлларны кардан чистартуга 1 111 махсус техника һәм 680 юл эшчесе җәлеп ителгән. Шәһәр урамнарыннан 32,8 мең тонна кар чыгарыла. 

Юлларны эшкәртү өчен 127 тонна бозга каршы материал кулланылды, шул исәптән 38 тонна реагент һәм 89 тонна ком-тоз катнашмасы, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Кышкы чор башыннан бирле Казаннан барлыгы 904,5 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны эшкәртүгә 50,3 мең тонна бозга каршы материал тотылган.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар