https://tnv.ru
13 Февраль 2026, 14:45
5
0

ТР башкаласында Юлиус Фучик урамында транспорт хәрәкәтен бер елга өлешчә чикләячәкләр. Бу метроның икенче линиясенең беренче участогын “Фучика” станциясеннән “Академик Сахаров” станциясенә кадәр төзү белән бәйле. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
2026 елның 28 февраленнән 2027 елның 3 февраленә кадәр Юлиус Фучик урамының №42 йорттан Рихард Зорге урамына кадәрге өлешендә юл йөрү өлеше тулысынча ябылачак. Шулай ук Рихард Зорге урамыннан Рихард Зорге урамындагы №84 йортка кадәрге участокта да хәрәкәт ябылачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзү 46%ка башкарылган. Барлык станцияләрдә дә эшләр дәвам итә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0