Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә Казанда 30,9 мең тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казанда 30,9 мең тонна кар чыгарылган

https://tnv.ru

18 Февраль 2026, 15:13

37

0

Узган тәүлектә Казанда 30,9 мең тонна кар чыгарылган

Казанда узган тәүлек эчендә юлларны кардан чистартуга 1199 махсус техника һәм 657 юл хезмәткәре җәлеп ителгән. 30,9 мең тонна кар чыгарылды, 852 тонна бозга каршы материал кулланылды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген көндез урам-юл челтәрен карап тотуда 568 берәмлек техника һәм 577 белгеч эшли.

Проблемалы участоклар турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә мөмкин:


+7 (843) 236-4-123 — ишегаллары; +7 (843) 222-7-222 — гомумшәһәр территорияләре.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар