https://tnv.ru
18 Февраль 2026, 16:16
2
0

Казанда телекоммуникация җиһазларына ут төртүдә шикләнелгән ике балигъ булмаган тоткарланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, яшүсмерләр кәрәзле элемтә вышкасының аппарат шкафын яндырган.
Тикшерү фаразлавынча, алар моның белән генә тукталып калырга җыенмаган: шундый ук җинаятьләр сериясен әзерләгән булганнар. Яшүсмерләрнең гамәлләре файда алу ниятеннән башкарылган дип бәяләнә.
Хәзер аларга катгый җәза яный. Бу 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0