Онлайн трансляция

Свернуть

Казан урамнарыннан тәүлек эчендә 28,6 мең тонна кар чыгарылды

Казан урамнарыннан тәүлек эчендә 28,6 мең тонна кар чыгарылды

https://tnv.ru

19 Февраль 2026, 13:54

0

0

Казан урамнарыннан тәүлек эчендә 28,6 мең тонна кар чыгарылды
Казанда узган тәүлектә урам-юл челтәрен кардан чистартуга 1056 махсус техника һәм 659 юл хезмәткәре җәлеп ителә. Шәһәр урамнарыннан 28,6 мең тонна кар чыгарылды. Бозга каршы материаллар 274 тонна тотылды: 16 тонна реагент һәм 258 тонна ком-тоз катнашмасы, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, февраль аенда Казанда явым-төшем күләме айлык норманың 196% ын тәшкил итә.

Кышкы сезон башыннан алып шәһәрдән барлыгы 1 млн 107 мең 750 тонна кар чыгарылган, ә юлларны эшкәртү өчен 56,2 мең тонна бозга каршы материал тотылган.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар