Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Ту‑214 җитештерү яңадан старт алды: елына 20 очкыч чыгачак

Татарстанда Ту‑214 җитештерү яңадан старт алды: елына 20 очкыч чыгачак

https://tnv.ru

26 Февраль 2026, 12:37

5

0

Татарстанда Ту‑214 җитештерү яңадан старт алды: елына 20 очкыч чыгачак
Казан авиацион заводы Ту-214 очкычын җитештерүне башлап җибәрә. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында чыгышы вакытында белдерде.

Ту-214 — совет чорындагы урта магистраль пассажир лайнерының тирән модернизацияләнгән версиясе. 2025 елның декабрендә яңартылган Ту-214 тип конструкциясендәге төп үзгәреш буенча хуплау алды.

Импорт җиһазлар һәм материаллар Россиядә җитештерелгән аналогларга алыштырганнан соң, очкыч сертификация сынауларын уңышлы узган. Елга якынча 20 очкыч чыгару планлаштырыла. Бер лайнер инде тапшырылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар