Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә Казанда 215 түбәдән кар төшерелгән

Узган тәүлектә Казанда 215 түбәдән кар төшерелгән

https://tnv.ru

27 Февраль 2026, 10:25

5

0

Узган тәүлектә Казанда 215 түбәдән кар төшерелгән

Казанда бер тәүлек эчендә күпфатирлы йортларның 215 түбәсе кар һәм боздан чистартылды. Шәһәрдә барлыгы 2 090 кыек түбә исәпләнә, шуларның 1 695е инде норматив хәлгә китерелгән. Эшләр 81%ка үтәлгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. 

Иң зур күләм Совет районында башкарылган: тәүлек эчендә 93 түбә чистартылган. Киров һәм Мәскәү районнарындагы йортларда 50 түбә, Вахитов һәм Идел буе районнарында — 42. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында тагын 30 кыек түбә тәртипкә китерелгән.

Шул ук вакытта Казанда ишегалларын чистарту да дәвам итә. Узган тәүлектә кар көрәүгә 230 махсус техника һәм 1 397 ишегалды җыештыручы җәлеп ителгән. Ишегалларыннан 28 мең тоннадан артык кар массасы чыгарылган.

Барлыгы 4 177 ишегалдыннан 4 066сы кардан арындырылган — эшләр 97%ка башкарылган.

Фото: сгенерировано ИИ




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар