Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике көн эчендә икенче түбә җимерелде: Дәрвишләрдә 4 катлы йортта фатирлар зыян күрде

Казанда ике көн эчендә икенче түбә җимерелде: Дәрвишләрдә 4 катлы йортта фатирлар зыян күрде

https://tnv.ru

27 Февраль 2026, 14:15

5

0

Казанда ике көн эчендә икенче түбә җимерелде: Дәрвишләрдә 4 катлы йортта фатирлар зыян күрде
Казанда ике көн эчендә икенче түбә җимерелде. Дәрвишләр бистәсендә Совет урамындагы 4 катлы йорт түбәсе кар авырлыгын чыдатмаган. Монда фатирларга җитди зыян килә - чөнки бүрәнәләр чормадагы торбаларны сыткан.

 Нәтиҗәдә, кешеләр газсыз һәм җылысыз калган, ә бүлмәләргә - ремонт кирәк. Прокуратура идарәче оешмаларның эшчәнлеген тикшерүне дәвам итә. Соңгы тәүлектә 5 районда гаеплеләр ачыкланган һәм бер истәгә якын беркетмә төзелгән. РКБ хәбәр итүенчә, февралдә түбәдән кар көрәгәндә егылып, 17 кеше хастаханәгә эләккән. Тулырак Инзилә Хөсәенова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар