Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның алдагы 5 елда үсеше. Күктәге хыялны чын итәр өчен җирдәге проблемаларны ничек чишәсе? | Адымнар

Казанның алдагы 5 елда үсеше. Күктәге хыялны чын итәр өчен җирдәге проблемаларны ничек чишәсе? | Адымнар

https://tnv.ru

02 Март 2026, 16:02

0

0

Казанның алдагы 5 елда үсеше. Күктәге хыялны чын итәр өчен җирдәге проблемаларны ничек чишәсе? | Адымнар

Елга порты ягындагы территория үзләштереләчәк. Яңа Камал театры төзелгәннән соң, Кабан буйлары үзгәрә, зоопарк тирәсе гөлбакча итеп күзаллана. Казансу буйлап, 12 парктан торган ял зонасы тәртипкә китерелергә тиеш. Хәтта елганың бер ярыннан икенчесенә канат юл салырга тиешләр. Бу кадрларны карасак, һәммәсе хыял гына кебек, әмма моннан 10-15 ел элек планда гына булган хыяллар тормышка ашып бара.  

Әлеге фикер-тәкдимнәр Казанның 2025нче елдагы эшчәнлегенә багышланган сессиядә яңгырады. Анда шул аңлашыла -  5 еллыкка әзерләнгән планнарны гамәлгә кертү өчен, бүген көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Демография буенча балалар тууны арттырасы бар. Халык җәмәгать транспорты эшчәнлегеннән канәгать түгел. Медицинада зарлар кимеми.

Казан җитәкчелеге коммуналь челтәрләрне төзекләндерү өчен башкалага акча аз бирелә, дип саный. Казан - Республика башкаласы. Ел саен сессия утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша һәм шәһәр үсешенә кагылышлы бурычларны җиткерә. Миллионлы Казанны нәрсә тоткарлый һәм үсеш мөмкинлекләре кай тарафта? Алия Сабирова репортажы.  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар