https://tnv.ru
02 Март 2026, 16:25
3
0

Мөселманнар Уразаның икенче атнасын башлады. Ел саен диярлек гаетләргә Республикада бер яңа мәчет төзелә, я төзекләндерелә. Быел Биектау районының Айбаш авылында манарасын давыл сындырган гыйбадәтханәне әзер иттеләр. Шушы изге айда тагын бер күркәм яңалык килеп иреште. Минзәлә районында 190 нче елда төзелгән, димәк гасырдан артык тарихы булган агач мәчет реставрацияләнәчәк. Мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау комитеты аның проектын раслаган.
Без ясалма интеллект технологиясен кулланып мәчетне - иске фотолардан - бүгенге хәленә китердек. Ә менә бу кадрларда ясалма акыл бинаны төзекләндергәч нинди булачагын фаразлап карады. Әлегә эшне башлау һәм тәмамлау вакытлары ачыкланмаган. Әмма шунысы анык билгеле: Дусай Кичү авылы мәчете - халкыбызның агач архитектурасы сәнгате үрнәге булып тора һәм ул борынгы заманда ук мәгариф үзәге буларак агарту ролен үтәгән. Борынгы мәчет тарихы Гөлназ Сәйфетдинова.

Бүлешергә
Комментарии 0