https://tnv.ru
11 Март 2026, 11:40
6
0

Буран тынды, ишегаллары кардан чистартылды, әмма техника әле һаман да чүп-чарны чыгарып бетерә алмый. Башкаладагы кайбер ишегаллары чүплекне хәтерләтә.
Аны ташучы машиналар 2 атна кермәде, дип зарлана казанлылар. "Халык контроле" порталына бер атнада 200ләп мөрәҗәгать килгән. Казан янындагы районнарда яшәүчеләр дә яза. Төбәк операторы кайбер чүп контейнерлары янына кереп булмый, ди.
Элегрәк - кар чистартылмаганга, хәзер савытлар янында җыелган чүп комачаулый. Тулырак Алия Сабирова.
Бүлешергә
Комментарии 0