https://tnv.ru
11 Март 2026, 15:24
5
0

Татарстан башкаласында электромобиль йөртүчеләр өчен парковка рөхсәтләре реестрын формалаштыру кагыйдәләрен үзгәрттеләр. Элек транспорт чарасы реестрга срогы чикләнмәгән вакытка кертелгән булса – хәзер срок транспорт чарасы реестрга кертелгәннән соң ике ел вакыт белән чикләнә. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
Ике ел вакыт узганнан соң электромобиль турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә юк ителә. Реестрда калу өчен тиешле документларны кабат җыярга һәм гариза тапшырырга кирәк.
Реестрда булган электроавтомобиль хуҗалары өчен ике ел 20 февральдән санала.
Исегезгә төшерәбез, экологик транспорт чарасы ияләре, инвалидлар өчен каралган урыннардан тыш, шәһәрнең урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә теркәлгән электромобильләр саны 1 меңнән артып киткән.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0