https://tnv.ru
18 Март 2026, 14:49
5
0

Казанда «Рамазан Фест» фестивале һәм язгы Нәүрүз бәйрәме уздыру сәбәпле кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
19 мартта 18:00 сәгатьтән 20 мартта 22:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
— Шиһабетдин Мәрҗани урамының Татарстан урамыннан Фатыйх Кәрим урамына кадәрге өлеше;
— Каюм Насыйри урамының Татарстан урамыннан Зәйни Солтан урамына кадәрге өлеше.
Моннан тыш, 20 март 18:00 сәгатьтән 21 март 23:59 сәгатькә кадәр Альберт Камалиев проспектында (27р йортка кадәрге өлештә) транспорт хәрәкәте һәм «Казан» халыкара ат спорты комплексы янындагы парковкада машиналар кую да чикләнәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0