Онлайн трансляция

Свернуть

Ураза гаете көнне Казанда муниципаль парковкалар бушлай булачак

Ураза гаете көнне Казанда муниципаль парковкалар бушлай булачак

https://tnv.ru

19 Март 2026, 14:20

5

0

Ураза гаете көнне Казанда муниципаль парковкалар бушлай булачак
Җомга көнне, 20 мартта, Казан халкы һәм башкала кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Ураза гаете бәйрәме уңаеннан кертелә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте

Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 21 һәм 22 мартта да – ял көннәрендә – шәһәрдәге машина кую урыннары түләүсез булачак.

Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете көнне, 20 мартта, шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты иртәнге 5:00дән йөри башлаячак. Үзгәрешләр 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче автобусларга, шулай ук 1, 2, 12 нче троллейбусларга һәм 5, 5а трамвай маршрутларына кагыла.

Моннан тыш, 19–21 мартта Казанда Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу «Рамазан Фест» фестивале һәм язгы Нәүрүз бәйрәме уздыру белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар