https://tnv.ru
19 Март 2026, 17:00
11
0

20 мартта Казанда мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30да Коръән уку белән башланачак. Бу көнне шәһәрдә җәмәгать транспорты иртәнге 5:00дән эшли башлаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, маршрутлары мәчетләр яныннан узучы җәмәгать транспорты иртәрәк йөри башлаячак.
Җәдвалдагы үзгәрешләр 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче автобус маршрутларына, шулай ук 1, 2, 12 нче троллейбусларга һәм 5, 5а номерлы трамвайларга кагыла.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0