Онлайн трансляция

Свернуть

Вахитов районында кайбер йортларда су тәүлеккә сүндереләчәк

Вахитов районында кайбер йортларда су тәүлеккә сүндереләчәк

https://tnv.ru

26 Март 2026, 15:30

Казанда Вахитов районының кайбер йортларында су бирү тәүлеккә туктатылачак. Сүндерү Габдулла Тукай урамындагы суүткәргеч участогын шәһәрнең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру белән бәйле.

Су 31 март 09:00дән 1 апрель 09:00гә кадәр булмаячак. Чикләү Әхтәмов, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани урамнарындагы һәм КСК адреслары буенча урнашкан торак йортларга кагыла.

Яшәүчеләр өчен су китереп бирү оештырылачак. Автоцистернага заявкаларны авария-диспетчер хезмәте телефоны буенча кабул итәләр: +7 (843) 231-62-60, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» матбугат хезмәтендә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар