Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда шәһәр күләмендә өмә үткәрү көне билгеле

Казанда шәһәр күләмендә өмә үткәрү көне билгеле

https://tnv.ru

27 Март 2026, 17:21

0

0

Казанда шәһәр күләмендә өмә үткәрү көне билгеле
Казанда - шәһәр күләмендәге өмә 25 апрельдә үткәреләчәк. 1 апрельдән бөтен республикада чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар икеайлык башлана. Анда катнашучылар юлларны, ишегалларын, парк һәм скверларны җыештырачак, агач һәм куаклар утырталар.

Шулай ук, чүп савытлары куелган урыннар тәртипкә китерелә, җәмәгать транспорты тукталышлары чистартыла, һәйкәлләрне, светофорларны һәм юл билгеләрен юалар. Узган ел башкалада 8 мең кубометр көнкүреш калдыклары җыеп алынган, 14 законсыз чүплек юк ителә. Өмәгә 350 мең кеше чыккан.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар