https://tnv.ru
30 Март 2026, 12:01
1261
0

Ике айга сузылган эзләүләр фаҗига белән тәмамлана: 9 февральдә югалган Тамара Волкованың мәете Казан— Яшел Үзән трассасында, «Әйшә» тукталыгы янында кар эчендә табылган. Бу хакта Kazanfirst Тикшерү комитетына сылтама белән яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз өшүдән вафат булган. Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Үлемнең төгәл сәбәбе кирәкле экспертизалардан соң ачыкланачак.
Искәртеп узыйк, Тамара Волкова 9 февральдә бер айлык кызын ире белән калдырып өйдән чыгып киткән. Соңгы тапкыр аны Ленинградская урамындагы даруханәдә һәм 104нче автобуста күргәннәр. Эзләү эшләре якынча ике ай дәвам иткән.

Бүлешергә
Комментарии 0