Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" 2023 елдан беренче тапкыр финалга чыкты

"Ак Барс" 2023 елдан беренче тапкыр финалга чыкты

https://tnv.ru

04 Май 2026, 11:21

5

0

"Ак Барс" 2023 елдан беренче тапкыр финалга чыкты
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Гагарин кубогы финалына чыкты. Ярымфинал сериясенең бишенче матчында «барслар» кунакта Магнитогорскның «Металлург» командасын җиңде.

Уен бик киеренке узды. Татарстан командасы исәптә өч тапкыр алга чыкты, ләкин көндәш һәр вакыт җавап кайтарды. Нәтиҗәдә, очрашуның язмышы овертаймда хәл ителде.
 
70нче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов алка кертте. Матч 4:3, ә серия 4:1 исәбе белән тәмамланды.

Билгеләп үтик, «Ак Барс» Гагарин кубогы финалында 2023 елдан бирле беренче тапкыр уйнаячак. Әлеге трофейны клуб өч тапкыр яулады. Соңгысы 2018 елда булган иде.

Финал сериясе 11 майда «Локомотив» — «Авангард» пары җиңүчесе мәйданында башлана. Казандагы беренче уеннар 15 һәм 17 майда узачак.

"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары матчларны туры трансляциядә күрсәтә. 

Фото: 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар