https://tnv.ru
07 Май 2026, 11:30
7
0

Казанда автоном рәвештә йөрүче яңа троллейбусны сынап карыйлар. Бүгеннән шәһәрдә «Авангард» моделе юлга чыга. 1, 3, 5 һәм 8 нче маршрут буенча яңа троллейбус бер ай дәвамында хәрәкәт итәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авангард» моделе – 86 пассажир йөртүгә исәпләнгән түбән идәнле троллейбус. Аның төп үзенчәлеге – контакт челтәренә тоташмыйча 20 чакрымга кадәр автоном рәвештә йөрү мөмкинлеге. Салон уңайлы 30 утыргыч, тавышны һәм тирбәлешне киметү системалары, шулай ук USB тоташтыргычлар һәм мәгълүмати экраннар белән җиһазландырылган.
Сынаулар транспортның техник күрсәткечләрен, аның шәһәр инфраструктурасына яраклашуын һәм уңайлылыгын бәяләү өчен үткәрелә. Нәтиҗәләр троллейбус паркын киләчәктә яңарту мөмкинлеге турында карар кабул иткәндә кулланылачак.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе

Бүлешергә
Комментарии 0