Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда «VK Fest» вакытында кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда «VK Fest» вакытында кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

22 Май 2026, 16:05

Татарстан башкаласында «VK Fest» фестивален әзерләү һәм үткәрү чорында Сибгать Хәким һәм Бондаренко урамнарында транспорт хәрәкәте һәм парковка вакытлыча чикләнергә мөмкин. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләүләр 6 июнь 20:00дән 8 июнь 07:00гә кадәр гамәлдә булачак.

Алар түбәндәге юл участокларына кагыла:
– Сибгать Хәким урамы — Декабристлар урамыннан Абсалямов урамына кадәр (ике юнәлештә дә);
– Бондаренко урамы — Солдат урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр (ике юнәлештә дә).

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар