https://tnv.ru
09 Июнь 2026, 09:33
7
0

12 июнь — Россия көне уңаеннан Казанның берничә үзәк урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
18:00дән 23:00гә кадәр кирәк булган очракта Батурин урамының Карл Маркс урамыннан Кремль дамбасына кадәрге өлеше ябылырга мөмкин. Шулай ук Зур Кызыл урамында — Миславский урамыннан Батурин урамына кадәр һәм Меңьеллык мәйданыннан төшү юлыннан Батурин урамына кадәрге участокларда да хәрәкәт чикләнергә мөмкин.
12 июнь төнге 00:00дән 13 июнь 12:00гә кадәр Сибгат Хәким урамында (Декабристлардан Абсалямов урамына кадәр) һәм Бондаренко урамында (Солдат урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр) транспорт хәрәкәте тулысынча ябылачак. Шушы ук вакытта «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка да ябык булачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0