Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе ачыла

Казанда «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе ачыла

https://tnv.ru

16 Июнь 2026, 15:30

4

0

Казанда «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе ачыла
Республиканың икътисад, сәнәгать һәм башка тармаклардагы казанышлары зур күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. «Татарстанда җитештерелгән» дип аталган экспозиция Казандагы Уникаль осталык үзәгендә урнашкан һәм 4 мең квадрат метр мәйданны били.

Бүген үк күргәзмәгә беренче чит ил делегациясе — Сингапур вәкилләре килде.

Мондый форматтагы тәкъдим итү тәҗрибәсе Татарстанда бар инде: ике ел элек республика предприятиеләренең эшләнмәләре БРИКС саммитында катнашучыларга да күрсәтелгән иде.

Быелгы күргәзмәнең үзенчәлекләре турында Рүзәл Шәрипов репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар