Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Щербаков тыкрыгы белән Артём Айдинов урамы чатында хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Щербаков тыкрыгы белән Артём Айдинов урамы чатында хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

01 Июль 2026, 16:40

64

0

Казанда Щербаков тыкрыгы белән Артём Айдинов урамы чатында хәрәкәт чикләнәчәк
Татарстан башкаласында Щербаков тыкрыгы белән Артём Айдинов урамы киселешендә транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Чикләү яңгыр сулары канализациясенең инженер челтәрләрен төзү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Транспорт хәрәкәте 1 июльдән 16 июльгә кадәр көн саен 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр һәм 21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк. Чикләүләр Старая урамындагы 7 нче йорт тирәсендәге участокта гамәлдә булачак.

Шушы вакыт аралыгында әлеге участокта җәяүлеләр хәрәкәте дә өлешчә чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар