Онлайн трансляция

Свернуть

4 һәм 5 июльдә Казанда ике автобус маршруты туктатылачак

4 һәм 5 июльдә Казанда ике автобус маршруты туктатылачак

https://tnv.ru

02 Июль 2026, 16:25

56

0

4 һәм 5 июльдә Казанда ике автобус маршруты туктатылачак
4 һәм 5 июльдә Казанда велоспорт буенча Россия чемпионаты уздыру сәбәпле транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ярышлар вакытында №28 һәм №28а автобус маршрутларының эше тулысынча туктатылып торачак. Ә №22 һәм №89 маршрутлары урап узу юнәлешләре буенча йөриячәк.

Шәһәр халкын һәм Казан кунакларын вакытлы үзгәрешләрне исәпкә алып, юлларын алдан планлаштырырга чакырдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар