https://tnv.ru
06 Июль 2026, 15:44
113
0

Кабан күле читендәге агачларның язмышы өчен борчылырга кирәкми, диләр. Бүген Казанда яр буен яшелләндерүнең яңа проектын тәкъдим иттеләр. Хәзер монда Мәрҗани урамы ягыннан су буен тәртипкә китерәләр.
Ул 2 зонага бүленә. Иске Татар бистәсе өлешендәге участокка чәчәк ата торган агач-куаклар утыртылачак. Назарбаев урамына кадәрге өлешендә - кыргый табигать үзенчәлекләрен сакламакчылар. Мондый карарга халык мөрәҗәгатеннән соң килгәннәр. Алар язын эш башлангач, карт агачларны кискәнгә ризасызлык белдергән иде.
Майда Рөстәм Миңнеханов эш барышын карап чыккан соң, төзекләндерү барышын үз контроленә алды. Яңа концепция турында - Алия Сабирова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0