https://tnv.ru
14 Август 2026, 16:10
4
0
Татарстан башкаласында кирәк булган очракта берничә урам буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Моңа «Новая волна 2026» конкурсын үткәрү сәбәпче булды.
Шулай итеп, 19 август 00:00 сәгатьтән 26 август 23:59 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы тирәли әйләнеш юлы ябылачак.
Кирәк булган очракта түбәндәге урамнарда хәрәкәт һәм машина кую чикләнәчәк:
Академик Арбузов урамы — Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәрге участокта, Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә;
Гаврилов урамы дублеры — Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр;
Сибгат Хәким урамы — Фатыйх Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр, ике якка да;
Чистай урамы — Абдулла Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр, Абдулла Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә, Фатыйх Әмирхан урамына төшү урынын исәпкә алмаганда;
Чистай урамы — Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр, Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә;
Ямашев проспекты — Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр, ике якка да.
Исегезгә төшерәбез: 20–26 августта Казанда халыкара музыкаль конкурс «Новая волна» узачак. Быел төп бүләк өчен биш илдән — Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия һәм Россиядән — 13 финалист көрәшәчәк. Катнашучылар арасында Татарстан вәкиле Игнат Изотов та бар.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0