https://tnv.ru
20 Август 2026, 12:23
3
0
Шәһәрдә бетон баскыч ишелеп төшкәннән соң, Казан мэры Илсур Метшин идарәче компанияләр эшенә контрольне көчәйтергә кушты.
Казан шәһәр думасы сессиясендә ул шәһәр халкының, беренче чиратта, территорияләрне җыештыру сыйфатына, аварияләрне бетерү тизлегенә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең ачыклыгына зарлануын билгеләп үтте.
Проблеманың масштабы республика Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары белән дә раслана: быел гыйнвардан майга кадәр торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка арткан.
Илсур Метшин депутатларга һәм башкарма комитетка шәһәр халкы белән берлектә торак оешмалары эшенә контроль итүнең аңлаешлы механизмнарын эшләргә кушты.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0