https://tnv.ru
03 Сентябрь 2026, 10:16
98
0
Казанда Кабан күле яр буен төзекләндерүгә Татарстан бюджетыннан тагын 310,4 млн сум юнәлтергә планлаштыралар, дип хәбәр итә РБК.
Быел Казанда яр буен төзекләндерүнең өченче чиратының беренче этабы тәмамланды. Озынлыгы 1,5 км булган яңа участок 29 августта — Шәһәр һәм Республика көне алдыннан тантаналы рәвештә ачылды.
Проект Иске Татар бистәсенә һәм элеккеге сәнәгать зонасына терәлеп торган яр буеның соңгы төзекләндерелмәгән өлешен колачлады. Хәзер әлеге территориядә яңарту эшләре бара.
Подрядчыга Татарстанның Баш төзелеш идарәсе белән контракт төзергә туры киләчәк. Эшләрне 2027 елның июнь ахырына тәмамлау көтелә.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0