Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Дубравная һәм Габишев урамнарын төзекләндерү башланды

Казанда Дубравная һәм Габишев урамнарын төзекләндерү башланды

https://tnv.ru

04 Сентябрь 2026, 17:05

0

0

Казанда Дубравная һәм Габишев урамнарын төзекләндерү башланды
Казанда Идел буе районының озынлыгы 5 километрга якын булган мөһим транспорт магистрале — Дубравная һәм Габишев урамнарын төзекләндерү башланды. Бүген эш барышы белән шәһәр мэры Илсур Метшин танышты.

Җиңү проспектыннан Рихард Зорге урамына кадәрге Дубравная урамының 2 километр озынлыктагы өлеше, шулай ук Зорге урамыннан Завойский урамына кадәрге Габишев урамы яңартылачак.

Юл өслеге һәм тротуарлар төзекләндереләчәк, бордюрлар алыштырылачак. 15 тукталыш һәм яңа яктырту терәкләре урнаштырылачак.

Эшләрне 30 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Юл буенда алты микрорайон һәм алты бистә урнашкан.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар