https://tnv.ru
14 Сентябрь 2026, 11:42
35
0
18 һәм 20 сентябрьдә Казан гаиләсе үзәге янында «Время молодых» һәм «Время быть вместе» фестивальләре узачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Алеев хәбәр итте.
18 сентябрьдә 15:00дән 21:00гә кадәр «Время молодых» фестивале кысаларында концерт, мастер-класслар, яшьләр оешмалары һәм проектлары күргәзмәсе, эшкә урнашу мәйданчыгы, вакансияләр ярминкәсе һәм фуд-корт эшләячәк. Кичәнең төп кунагы — «The Hatters» төркеме.
20 сентябрьдә 14:00дә «Время быть вместе» гаилә бәйрәме башлана. Кунакларны балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив чаралар, мастер-класслар, гастрономия мәйданы, урам театры, патриотик мәйданчык, фотозоналар һәм «Игелекле Казан» хәйрия ярминкәсе көтә.
Бәйрәмнең концерт программасында Мия Бойко, Татьяна Куртукова, «Отпетые мошенники», «Кар-Мэн» төркемнәре, шулай ук Татарстан артистлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Тавыш биргәннән соң бирелә торган беләзекләр буенча Казан музейларына бушлай керергә мөмкин булачак. Чаралар һәм «Игелекле Казан» проекты турында тулы мәгълүматны бөтенгаиләбеләнсайлаулар.рф сайтында табарга мөмкин.
Фото:

Бүлешергә
Комментарии 0