https://tnv.ru
15 Сентябрь 2026, 11:03
8
0
Казанда 15 сентябрьдән 62нче «Яшьлек» метро станциясе — «Салават Күпере» торак комплексы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Яңартылган схема бер ай дәвамында сынау режимында эшләячәк. Бу карар шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кабул ителгән.
Автобус Волгоград, Короленко, Восстание һәм Декабристлар урамнары аша йөриячәк. Маршрутта биш яңа тукталыш барлыкка киләчәк.
Белгечләр маршрутның ихтыяҗын һәм пассажирлар агымын бәяләячәк. Сынау чоры нәтиҗәләре буенча яңа хәрәкәт схемасын саклап калу яки аны үзгәртү турында карар кабул ителәчәк.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0