https://tnv.ru
18 Сентябрь 2026, 11:16
11
0
Кичә Казанда - уникаль объект - "Ярдәм" инклюзия үзәген ачтылар. Ул мөмкинлеге чикле кешеләр өчен - заманча тренажерлары, бассейны, массаж бүлмәләре, күрмәүчеләр өчен кино заллары булган тернәкләнү урыны.
Россиядә әлегә бердәнбер шундый үзәк. Ачылыш тантанасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин катнашты. Әлеге территориядә федераль һәм республика программалары буенча зур эш башкарылган. "Ярдәм" бульварында 3 ел дәвам иткән төзекләндерү эшләре дә тәмамланган. Якындагы 14 йортның фасадын ремонтлау төгәлләнеп килә.
Бульвар, "Ярдәм" мәчете, аның каршындагы мәктәп, "Дан" спорткомплексы һәм яңа ачылган үзәк - барысы бергә шушы районда уңайлы мохит хасил итә.

Бүлешергә
Комментарии 0