Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Росгвардиясе хәрбиләре сайлауда катнашты

Казан Росгвардиясе хәрбиләре сайлауда катнашты

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2026, 17:36

35

0

Казан Росгвардиясе хәрбиләре сайлауда катнашты
Казан полкының Росгвардия хәрбиләре Россиянең тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Росгвардия хезмәткәрләре өчен тавыш бирү Казанның Киров районындагы сайлау участокларының берсендә оештырылды.

Өч көнлек тавыш бирү мөмкинлеге чакырылыш буенча хезмәт итүче барлык хәрбиләргә, шул исәптән тәүлек буе кизү торучыларга да, гражданлык позициясен белдерергә ярдәм итте.

Тавыш бирү хокукын раслаучы документ — хәрби билет. Аның булу-булмавын алдан кече командирлар тикшергән.

Сайлауда чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбиләрдән тыш, башка Росгвардия хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары да катнашты.

Фото: Татарстан буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар