Онлайн трансляция

Свернуть

Суд 2 ел элек Кама Тамагында булган авиаһәләкаттә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды

Суд 2 ел элек Кама Тамагында булган авиаһәләкаттә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2026, 15:10

0

0

Суд 2 ел элек Кама Тамагында булган авиаһәләкаттә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды
Казанның Мәскәү районы суды - 2 ел элек Кама Тамагында булган авиаһәләкаттә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарды.

"Летай с нами" дигән авиаклуб җитәкчесе Степан Смирновны өч кешенең үлемендә гаепле, дип таныды. 2024нче елның июлендә Цесна - дигән җиңел моторлы самолёт зур тизлектә җиргә килеп бәрелә. Тикшерүчеләр ачыклаганча, пилоты кискен хәрәкәтләр ясап, идарәне югалткан.

Әлеге фаҗигадә әни белән баласы һәм очучы һәлак булган иде. Гаилә башлагы инвалид калды. Очышның соңгы мизгелләре һәм судта яңгыраган фикерләр - Нәфисә Минәҗева репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар