Онлайн трансляция

Свернуть

Казан аэропортында яңа терминал ачылды

Казан аэропортында яңа терминал ачылды

https://tnv.ru

16 Октябрь 2026, 13:05

Казан аэропортында яңа терминал ачылды
Кичә Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортында яңа терминал ачылды. Әлегә аның мөмкинлекләрен сынап карыйлар. Бүген беренче пассажирларны Чечняның Грозный шәһәренә озаттылар. Моңа кадәр эшләгән терминал 2 миллион ярым кешегә исәпләнгән булса да, 5 миллионнан артык кешене кабул иткән.

Яңа объект шушы проблеманы хәл итәргә булыша. Ул бары тик Россия буенча очучы рейсларга хезмәт күрсәтәчәк. Бүген мондагы шартлар белән Республика Рәисе танышты. Ул төзүчеләргә рәхмәт әйтте һәм пассажирларга хәерле юл теләде. Яңа терминал үзенең эчке бизәлеше белән игътибарны җәлеп итә. Анда миллилеккә өстенлек бирелгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар