https://tnv.ru
16 Октябрь 2026, 16:37

Казан зооботаника бакчасына Калмыкиядән ике дөя китерделәр. Алар — 2026 елда туган иркәк дөяләр. Хайваннарны дуслык билгесе буларак Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков бүләк иткән. Дөяләр нәселле мал үрчетү хуҗалыгыннан килгән.
Хәзер дөяләрнең яңа урынга ияләшү чоры бара. Аларны зооботаника бакчасы белгечләре күзәтә. Тиздән хайваннар зоопаркка күчереләчәк. Анда аларны килүчеләр дә күрә алачак.
Ике өркәчле яңа кунаклар инде яңа урынга ияләшә башлаган.
Фото: max.ru/kazzoobotsad

Бүлешергә
Комментарии 0