Онлайн трансляция

Свернуть

Оренбург трактында авариядә 20 яшьлек пассажир кыз һәлак булган

Оренбург трактында авариядә 20 яшьлек пассажир кыз һәлак булган

https://tnv.ru

27 Октябрь 2026, 12:56

Оренбург трактында авариядә 20 яшьлек пассажир кыз һәлак булган
Кичә иртән Казанга керү юлында юл һәлакәте килеп чыкты. Автомобиль белән идарә иткән вакытта төшеп киткән телефонга үрелү - кеше үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.

Оренбург трактында "Лада Гранта" машинасы - ватылып юл уртасында туктап калган 14нче модельле ВАЗ автомобиленә килеп кергән. Анда утырган 20 яшьлек пассажир кыз һәлак була, шоферы - авыр тән җәрәхәтләре алган. Ел башыннан Республика юлларында 2 мең ярым авария килеп чыга. Аларда 264 кешенең гомере өзелгән. Бүгенге куркыныч хәл турында - Алия Сабирова репортажында.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар