Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылырга мөмкин

Казанда ике урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылырга мөмкин

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2026, 12:10

Казанда ике урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылырга мөмкин
Казанда Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнарының аерым участокларында транспорт хәрәкәтен чикләргә мөмкиннәр. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләүләр Ислам дәүләтләренең Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Генераль ассамблеясенең 21нче утырышы узу сәбәпле кертелергә мөмкин.

Кирәк булган очракта юллар 18 ноябрь 22:00дән 19 ноябрь 18:00гә кадәр ябылачак.

Һади Такташ урамында Спартаковская урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәрге участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт чикләнәчәк. Марсель Сәлимҗанов урамында исә Һади Такташ урамыннан 2г йортка кадәрге юл ябылырга мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар