Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа Гасыр каналына яңа башкарма директор билгеләнде

Яңа Гасыр каналына яңа башкарма директор билгеләнде

https://tnv.ru

03 Июнь 2021, 10:22

586

0

Ул элек Уфа шәһәре вице-мэры вазыйфасын башкарган

2021 елның 31 маенда “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе коллективына яңа башкарма директорны тәкъдим иттеләр. Вазыйфаны Уфа шәһәренең элекке вице-мэры Алинә Сөләйманова башкарачак.

Ул үзенең элеккеге вазифасын 2021 елның апрелендә калдырды. Элек ул яңа эш урынын җәмәгатьчелеккә белдермәде.

Алинә Сөләйманова Уфада туган, Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1994 елдан башлап
Башкорт телевидениесе корреспонденты буларак башлый. 2016 елдан “Вся Уфа” телекомпаниясен җитәкли. Уфа вице-мэры вазыйфасына 2018 елда билгеләнә.

фото: vk.com/ufa

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар