Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ алып баручысы Рөстәм Нәбиуллин "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты булды

ТНВ алып баручысы Рөстәм Нәбиуллин "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты булды

https://tnv.ru

30 Июль 2021, 17:42

290

0

Ул "Һөнәргә тугрылык өчен" номинациясе җиңүчесе булды.

ТНВ алып баручысы Рөстәм Нәбиуллин "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты булды
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты булды. Ул "Һөнәргә тугрылык өчен" номинациясе җиңүчесе булды.

Үз һөнәрендә беренче адымнарын ул телевидениенең Лениногорск студиясендә ясаган. Аның тормышы телевидение белән 60 якын ел бәйле. Озак елларга сузылган тәнәфестән соң, ул кабат ТНВга, "Татарлар" тапшыруына кайта.

1968 елдан ул “Безнен як яналыклары” тапшыруын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшыруларны алып бара.

1968 елның мартында ул Казан телевидение студиясендә диктор булып эшли, ә соңыннан “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли.

Төрле елларда Рөстәм Хөснулла улы меңләгән телеаудиторияне колачлаган «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» кебек тапшыруларның алып баручысы булды.

Узган гасырның 70нче елларында Рөстәм Хөснулла улы тамашачыларның яраткан «Районнар эстафетасы» тапшыруын алып барды.

Рөстәм Хөснулла улы, “Яңа Гасыр “ТРК” АҖ Сәнгать советы әгъзасы буларак, телевидениене үстерүгә зур өлеш кертә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров