Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда танылган журналист Елена Чернобровкина вафат булган

Казанда танылган журналист Елена Чернобровкина вафат булган

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 10:36

1542

0

90-нчы елларда Чернобровкина Татарстанның иң күренекле журналистларының берсе булган.

Казанда танылган журналист Елена Чернобровкина вафат булган
71-нче яшендә танылган Казан журналисты Елена Чернобровкина вафат булды, дип "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

90-нчы елларда Чернобровкина Татарстанның иң күренекле журналистларының берсе булган. Берничә ел дәвамында "Вечерняя Казань", "Новая Вечерка" газеталарында, аннан соң "БИЗНЕС Online" газетасында эшләгән.

Елена Чернобровкина шулай ук китаплар язу белән шөгыльләнгән, бу юнәлештә ул Елена Гурьянова тәхәллүсе астында эшләгән. Аның әсәрләре фантастик детективлар жанрында язылган.

Фото: телеграм-канал «ТАТМЕДИА»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров