Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ яңа сайты: хәерле сәгатьтә!

ТНВ яңа сайты: хәерле сәгатьтә!

https://tnv.ru

01 Август 2019, 08:00

312

0

Бүген “Яңа Гасыр” телеканалының яңартылган сайты эшли башлады.

ТНВ яңа сайты: хәерле сәгатьтә!
Бүген “Яңа Гасыр” телеканалының яңартылган сайты эшли башлый.
Бу вакыйгага компания узган ел азагыннан бирле барды. Күп очракта бу яңа технологияләрне җайлаштыру һәм сайт командасы алдында яңа бурычлар барлыкка килү белән бәйле.
Шуны танырга кирәк, ТНВ сайты күптән яңартуга мохтаҗ иде. Бүген ТНВ-республиканың төп каналы гына түгел, ә төрле медиа ресурслар бердәмлеге. Ул дүрт каналны үз эченә ала – «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Шаян ТВ», «Мәйдан» һәм «Болгар радиосы» радиостанциясе. Бу контент үз тамашачысын телевидение һәм радиотапшырулар аша гына түгел, ә бөтендөнья челтәрендә дә табарга тиеш.
Инновацияләргә таба бару.
Яңа сайтның уникаль үзенчәлекләре итеп CDN технологияләре инфраструктурасын куллануын атарга кирәк.
Бу аббревиатураны (ингл. ContentDelivery Network яки Content Distribution Network) татарчага "эчтәлекне илтү (һәм дистрибуция) челтәре» дип тәрҗемә итәләр һәм ул географик яктан бүленгән серверлар челтәреннән гыйбарәт. Бу технология күп кенә федераль каналларда кулланыла.
Хәзер CDN инфраструктурасы ярдәмендә ТНВ тамашачылары яраткан тапшыруларын өч сыйфатта: 360, 720, 1080 карый ала.
Шулай ук карау тизлеген  һәм уңыйлылыкны арттырачак.
Яңа сайтта «ТНВ Планета», «Шаян ТВ», «Майдан» карау мөмкинлеге каралган. Әйтергә кирәк, элеккеге сайтта бары тик берне генә карап була иде.
Татар контенты потенциалы
ТНВ – ул, беренче чиратта, татар теле яши һәм үсеш ала торган мохит. Шуңа күрә без киләчәктә ТНВ сайтының татар версиясе безнең гомуми интернет-редакция кысаларында мөстәкыйль проект булыр дип өметләнәбез. Хәтта, безнең татар телендәге социаль челтәрләрдән файдаланучыларның активлыгы буенча фикер йөртсәк тә,( Бүгенге көндә ТНВның татар телле Инстаграм аккаунты https://www.instagram.com/tvtnv/ 82 меңнән артык язылучыны колачлый) бу аудитория безне һәм сайтның татар версиясе өчен зур үсеш потенциалына һәм өметле киләчәккә ия.
Видеоагрегаторлык хезмәтенә таба атлау.
Бөтендөнья челтәрендә,ТНВның яңартылган сайты нинди булырга тиеш, дигән күзаллаулар төрле иде. "ТНВ" сайтын кемдер коллектив тормышы һәм компаниянең эчке кухнясы турында яктыртучы корпоратив сайт итеп күргән. Кемдер моны, барыннан да элек, ТНВ каналларының фильм һәм телетапшырулар анонслары белән тапшырулар киштәсе дип санады. Кемдер сайт “Яңа гасыр” медиа продуктларына яңалыклар агрегаторларына чыгарга ярдәм итәчәк мәйданчык булыр дип хыялланган.
Нәтиҗәдә, барлык аспектлар яңа сайтта чагылыш табачак, әмма сайт өчен иң мөһиме башкада.
Компания җитәкчелеге һәм интернет-редакция командасы ТНВның яңа сайтын актуаль видео контентын мөмкин кадәр күп туплаячак агрегатор сыйфатында күрә. Бу яңалыклар да, ток-шоулар да, татар эстрадасы хитлары да, уникаль архивтан өзекләр дә, вакыйгалардан турыдан-туры эфирлар да.
Без үз өстебезгә күпне алдык. Әмма барлык максатлар һәм хыяллар чынга ашар дип өметләнәбез.
Бүген без эшне кечкенә команда белән башлыйбыз. Белгәнебезчә, “тырышкан табар, ташка кадак кагар”.
Хәерле сәгатьтә!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров